Городская детская библиотека - филиал № 11

Чәй табыны артында күңелле очрашу

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

3 октябрь көнне, Өлкәннәр көне уңаеннан, 11 нче санлы балалар китапханәсе өлкән яшьтәге кешеләрне һәм иң өлкән  китап укучыларын «Чәй табыны артында күңелле очрашу» дип исемләнгән ял кичәсенә чакыра.

Сезне чәй табыны артында җанлы аралашу көтә. Яшьлегегезнең якты мизгелләрен искә алырсыз, яраткан китапларыгыз һәм иҗади мавыгуларыгыз белән урталашырсыз. Программада: котлаулар, уеннар, бәйгеләр, викториналар. Безнең бәйрәм программасы сезгә күп шатлык-куанычлар һәм яхшы кәеф бүләк итәр дип ышанып калабыз. Якынлашып килүче бәйрәм белән!