Городская детская библиотека - филиал № 11

«Китап. Табигать. Фантазия». Иҗади бәйге.

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Экология елы кысаларында 11 нче шәһәр балалар китапханәсе Яр Чаллы шәһәре мәдәният идарәсе ярдәмендә «Китап. Табигать. Фантазия» дип исемләнгән иҗади бәйге игълан итте. Конкурста теләге булган 18 яшькә кадәр һәркем катнаша ала. Иҗади эшләр 20 нче октябрьгә кадәр түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителәчәк:

  1. Табигать турында әдәби әсәрләргә иллюстрацияләр (5-10 яшьлек балалар өчен);
  2. Табигый материал кулланып кулдан ясалган әйберләр (5-10 яшьлек балалар өчен);
  3. Авторлар үзләре иҗат иткән шигъри яки прозаик әсәр (11-14 һәм 15-18 яшьлек балалар өчен);
  4. Йорт хайваннары төшкән фоторәсемнәр (11-14 һәм 15-18 яшьлек балалар өчен).

Белешмәләр өчен телефон: 58-55-11