Городская детская библиотека - филиал № 11

Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы.

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Барлык китап сөюче яшь дусларыбызны язгы каникул көннәрендә китапханәгә чакырабыз. Китапханәдә, 20нче марттан 25нче мартка кадәр узачак Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кыссаларында, төрле чаралар узачак. Табигатьне саклау темасына багышланган бәйрәмнәр, уеннар һәм бәйгеләр оештыралачак. Килегез, бик күңелле булачак!

20нче март көнне 11.00. сәгатьтә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгын ачу бәйрәме.

21нче март көнне 10.00. сәгатьтә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Хуш киләсез, кошкайлар!»: кошлар көненә багышланган уен-викторина.

22нче март көнне 12.00. сәгатьтә яшүсмерләр өчен «Әйләнә-тирә мөхит өчен мин җаваплы»: мультимедиа-дәрес.

23нче март көнне 11.00. сәгатьтә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Без табигать дуслары»: экологик сәгать.

24нче март көнне 11.00. сәгатьтә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Кызыл китап сөйли»: кызыклы дәрес.