Городская детская библиотека - филиал № 11

Үзара аңлашуга таба юл

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

11 нче санлы балалар китапханәсендә 13-14 яшьлек яшүсмерләр өчен «Үзара аңлашуга таба юл» дип исемләнгән игелек һәм толерантлык дәресе узачак. Яшүсмерләр Толерантлык көне тарихы белән танышачак. Алып баручы әлеге терминның килеп чыгышы һәм хәзерге көндә популяр булуы турында сөйләячәк. Укучылар толерантлык, игелек һәм шәфкатьлелек, дуслык һәм үзара ярдәмләшү турында фикер алышуда катнашачак. Чарада катнашучыларга башкаларның үзенчәлеген аңлау һәм бәяләү сәләтен үстерү, коллективта аралаша белү өчен уеннар һәм күнегүләр тәкъдим ителәчәк. Дәрескә «Әдәбиятта толерантлык темасы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылачак.