Городская детская библиотека - филиал № 11

Көтеп алган каникуллар

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Китапханәдә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Көтеп алган каникуллар» дип исемләнгән танып белү-уен программасы узачак. Балалар яраткан язучылары Эдуард Успенский китапларындагы Простоквашинога сәяхәт кылачак. Сәяхәтчеләрне һәр станциядә китап геройлары - Шапокляк һәм Матроскин каршы алачак. Беренче «Рәхим итегез» дип исемләнгән станциядә балаларны Эдуард Успенскийның биографиясе һәм иҗаты белән таныштырачаклар. Киләсе станциядә - «Күңелле игъланнар» конкурсында балалар кызыклы игъланнар тыңлаячак. Ә «Дуслар йорты» дип аталган станциядә «Крокодил Гена һәм аның дуслары» китабы буенча буктрейлер караячаклар, әлеге китап буенча интерактив викторина узачак. Аннан соң, музыкаль конкурста әдәби геройларның җырларын тыңлаячаклар. «Простоквашино»ның соңгы станциясендә балаларны яңа сынау көтә. Барлык биремнәрне уңышлы үтәгәннән соң, алар Матроскин белән бергә «Каникулы в Простоквашино» мультфильмын караячак.