Городская детская библиотека - филиал № 10

«Юрий Бондаревның күпкырлы таланты» Кичә-портрет (16+)

15 май көнне 10 нчы санлы китапханәдә #100днейсБондаревым дип аталган язучының әсәрләрен уку буенча төбәкара марафонда катнашу кысаларында һәм танылган язучының 95 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан «Юрий Бондаревның күпкырлы таланты» исемле кичә-портрет узды.

Кичәне алып баручы чарага килгән өлкән сыйныф укучыларын язучы һәм сценарияче Ю.Бондаревның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Язучының яшьлеге сугыш чорларына туры килә, шунлыктан аның танылган әсәрләре нигезендә дә сугыш вакыйгалары ята.

Автор үзе дә катнашкан Сталинград сугышы вакыйгалары, Бөек Ватан сугышының төп бәрелешләренең берсендә җиңеп чыккан совет сугышчыларының батырлыгы яктыртылган «Кайнар кар» («Горячий снег») нәфис фильмыннан өзекләр укучыларда тетрәндергеч хисләр уятты.

Кичәгә чакырылган 3 нче мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Н.Н.Жукова укучылар белән язучының иҗаты буенча фикер алышу үткәрде. Балаларның һәрберсе үз фикерен, уен белдерә алды.

Чара «Сугыш турындагы йөрәккә якын китап» исемле китап күргәзмәсен карау белән тәмамланды.