Городская детская библиотека - филиал № 10

«Яхшы китап – чын йөрәктән» акциясе (0+)

10 нчы санлы китапханә алтынчы ел инде «Китапларны яратып бүләк ит» Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган бөтенроссия акциясендә катнаша. Акциянең төп идеясе - бөтен дөнья буенча кешеләрне яхшы китаплар бүләк итәргә илһамландыру һәм басма китапларның технологияләр чорында да үз кыйммәтен югалтмавын, актуаль бүләк булып калуын күрсәтү. Акция кысаларында 7 февральдән 14 февральгә кадәр китапханә үзе оештырган «Яхшы китап – чын йөрәктән» акциясен уздырды.

«Һәрберебезнең киштәләрендә тик ятучы китаплары бардыр - җибәрегез аларны! Китапларны бүләк итегез, — һәм алар үз укучыларын табар, кызыклы һәм яңа тормыш алыр. Китапларны яратып бүләк итегез!» сүзләре бу көнне чакыру булып яңгырады. 

Акция нәтиҗәсендә китапханәнең китап фонды кызыклы китаплар белән тулыландырылды. Китапханәгә барлыгы 52 китап бүләк ителде. Китапханә хезмәткәрләре китап алып килүчеләргә рәхмәт белдерә. Тиздән һәр бүләк ителгән китап киштәләрдә урын алыр һәм үз укучысын табар.