Городская детская библиотека - филиал № 10

«Без Россиядә яшибез»

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

11 июнь көнне ГЭС бистәсенең 6 нчы мәхәлләсендәге «Безнең ишегалды» балалар спорт-уен мәйданчыгында Россия көнен бәйрәм итү уңаеннан танып белү-күңел ачу программасы узачак.

Чарада катнашучылар әлеге бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныша, ни сәбәпле дәүләт һәм гражданнар өчен әһәмиятле көнгә әйләнүе хакында белә, «Мин Россия турында нәрсә беләм?» викторинасы сорауларына җавап бирә алачак.

Программаның уен өлешендә төрле уеннарда, бәйгеләрдә һәм күңелле эстафеталарда катнашырга мөмкин булачак. Җиңүчеләрне татлы призлар көтә.

Чарада әлеге бәйрәмгә багышланган китап күргәзмәсе урнаштырылачак.