Городская детская библиотека - филиал № 10

«Үткән заман геройлары турында»

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

«Балаларга сугыш турында укыйбыз» балалар укуына теләктәшлек белдерү буенча X Халыкара Акциясендә катнашу кысаларында китапханәдә Бөек Ватан сугышына багышланган сугыш китабы сәгате узачак.

Чарада катнашучылар Ю.Яковлевның «Девочки с Васильевского острова» китабы белән танышачак. Бу – беренче юлларыннан ук үзенә алып кереп китә торган, шул ук вакытта кыска, үткен, җәлеп итә торган гаҗәеп матур язылган китап. Шуннан соң китапханәбез кунаклары В.Драгунскийның  «Арбузный переулок» хикәясе геройлары белән бергә сугыш чорының авыр ачлыгын тоя алачак.  

«Сугыш турындагы йөрәгемә якын китап» күргәзмәсендә Бөек Ватан сугышына багышланган нәфис әдәбият тәкъдим ителәчәк.