Городская детская библиотека - филиал № 10

«Аның исеме белән дөнья уяна»

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

10 апрель көнне 10 нчы китапханәдә  Ю. Гагаринга багышланган мәгльлүмати танып-белү программасы үтәчәк. Беренче космонавтның тормышыннан кызыклы фактлар: аның балачагы, гаиләсе, ничек  космонавт булуы турында хикәя «Гагарин исемле йолдыз» дип аталган презентация белән үтәчәк. Космос һәм космонавтлар турында шигырьләр һәм җырлар яңгыраячак. Чара «Күк йөзе серләре» исемле  космик уен белән тәмамланачак. Кызыклы булачак, килегез!