Городская детская библиотека - филиал № 10

«Барысы да гаиләдән башлана» күңел ачу программасы

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

15 май көнне бөтен дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Гаилә – һәрберебез өчен тормышта иң кадерлесе. 

Китапханә хезмәткәрләре чарада катнашучыларны Халыкара гаилә көненең килеп чыгу тарихы, «гаилә» төшенчәсе белән таныштырачак.  Балаларга гаиләдә мәхәббәт, үзара аңлашу, һәр гаилә әгъзасы турында кайгырту хакимлек итәргә тиешлеге турында сөйләячәкләр, һәр кеше язмышында әти-әниләрнең мөһим роле турында искә төшерәчәкләр. 

Шуннан соң, командаларга бүленеп, балалар төрле уен һәм бәйгеләрдә катнашачак. Алар «Гаилә турында сүзне әйтеп бетер» бәйгесендә гаилә һәм гаилә кыйммәтләре турында табышмакларны чишәчәк, «Җитез пешекчеләр» уенында катнашачак, «Күңелле гаилә» бәйгесендә сәнгать ягыннан сәләтләрен күрсәтә алачак, «Гаилә сандыгы» дигән блиц-сораштыруда гаилә турында мәкаль-әйтемнәр буенча белемнәрен сынап караячак,  «Яшәгән, ди, булган, ди, әкияти гаиләләр».викторинасында китап гаиләләрен һәм әдәби туганнарны искә төшерәчәк.