Городская детская библиотека - филиал № 10

Онытылган китап илендә яки бүләк ителгэн китапларны янадан карап чыгу

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

14 февраль көнне  Халыкара китап бүләк итү бәйрәме кысаларында китапханәдә «Онытылган китап илендә  яки бүләк ителгэн китапларны янадан карап чыгу» дип  исемләнгән китап бәйрәме үтәчәк. Укучыларның  искиткеч, классика булган, тик бүгенге көндә бераз онытылган китапларга  игътибарын   җәлеп итү максатыннан  чара үткәрелә. Бәйрәмдә төрле персонажлар белән очрашырга була – капитан Врунгель, пан Клякса, Тим Талер, Нильс, Степа абый  һәм башкалар. «Күчмә китаплар» күргәзмәсе китапханәгә бүләк ителгән китаплар белән таныштырыр. Бу китаплар игътибар җәлеп итәр һәм үзенең укучыларын табар дип ышанып калабыз!