Городская детская библиотека - филиал № 10

Кулланучы һәрвакыт хаклымы?!

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

15 март көнне 10 нчы санлы китапханә Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көнен бәйрәм итү уңаеннан үткәрелүче чарага ччакыра.  

Кулланучының белеме – җитди сөйләшү өчен яхшы тема. Чараның кереш өлешендә катнашучылар түбәндәге сораулар белән танышачак: Кем ул кулланучылар? Алар нинди хокукларга ия? «Кулланучылар хокукларын яклау турында» закон кайчан кабул ителгән һәм аның төп маддәләре ни сөйли?

Чараның уен өлешендә матур әдәбияттан алынган ситуацияләр мисалында мәктәп укучылары, «Күнегү», «Әкият геройларының хокукларын якла» «Кайнар линия». «Видеосорау» кебек бәйгеләрдә катнашып, законны белүләрен гамәлдә кулланып карый алачак.