Сәламәтлек - зур байлык
Искәртү урнаштыру: / Скачать бу календаре
Бөтендөнья сәламәтлек көне – планетаның һәр кешесеи игътибарын сәламәтлек мәсьәләләренә җәлеп итүгә юнәлдерелгән глобаль кампания. Бу көн уңаеннан китапханә кызыклы танып белү-уен пррограммасы әзерли, «Сәламәтлек бушка килми, аның өчен көрәшергә кирәк» дигән сүзләр аның шигаре булып яңгыраячак.
Чараның беренче өлешендә, «Сәламәтлек белән шаяртма, аны балачактан сакла!» слайд-презентациясен кулланып, китапханә кунаклары сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен искә төшерәчәк.
Программаның уен өлешендә:
- «Сәламәтлек юлы буйлап» күңелле викторинасы
- «Зарарлы – файдалы» уены
- «Рус күнегүләре» физкультминут
- «Яхшы мәкаль теләсә кайсы батырны җиңә» бәйгесе.
Чара азагында кунаклар «Про бегемота, который боялся прививок» мультфильмын караячак.