Городская библиотека - филиал № 1

«ИЛҺАМ» – өлкән буын вәкилләре клубы

 

Китапханә - вакытны күңелле һәм файдалы итеп уздыру өчен менә дигән урын.
2022 елда 1 нче санлы китапханәдә күңелләре белән һәрчак яшь, шаян, сәламәт тормыш рәвеше алып барырга омтылучы күркәм, сәләтле кешеләрне берләштерүче «Илһам» клубы үз эшен торгызып җибәрә.

Клубта ел дәвамында айга бер тапкыр очрашулар уздырыла. Анда җанлы, дустанә аралашу рухы хакимлек итә, талантлы шәхесләр белән кызыклы очрашулар, иҗади кичәләр, әдәби-музыкаль кунакханәләр, календарь бәйрәмнәре буенча чаралар оештырыла. 
Безнең клуб буш вакытны интеллектуаль, зәвыклы һәм мәдәни үсеш һәм аралашу өчен файдалы итеп кулланырга мөмкинлек тудыра. Барлык катнашучыларны бары тик яхшы кәеф көтә!

Үткәрү урыны: Яр Чаллы шәһәре, ЗЯБ бистәсе, 6/11 кварталы, 1 нче йорт (Һади Такташ урамы, 45 нче йорт).
Клубның җитәкчесе: Зотова Лилия Илдус кызы.
Телефон: (8552) 46-03-34.

 

2023 ЕЛГА КЛУБНЫҢ ЭШ ПРОГРАММАСЫ

 

Үткәрү вакыты

Чараның исеме һәм үткәрелү формасы

Февраль

Арт-сәгать «В мире славянской куклы» 

Март

Матур сүзләр сәгате «Эти женские истории»

Апрель

Сәламәтлек ярминкәсе «А у нас все здорово» 

Октябрь

Мәгълүмат сәгате «Осень жизни» 

Ноябрь

Ял кичәсе «Свет добра и надежды» 

Декабрь

Кичә «Новый год веселый и загадочный»