Городская библиотека - филиал № 1

«Журналлар калейдоскобы»: күзәтү ясау (12+)

1 нче санлы китапханә бик күп кызыклы әдәби-нәфис, танып белү һәм күңел ачу журналлары яздырып алдыра. 24 апрель көнне «Театраль» паркында китапханә хезмәткәрләре «Журналлар калейдоскобы» дигән күзәтү ясады.

Чара вакытында катнашучылар «Журналлар калейдоскобы» дигән вакытлы матбугат басмалары күргәзмәсе ярдәмендә китапханәгә кайтучы журналлар белән танышты. Һәрберсенең эчтәлеге нинди материаллардан торуы турында кыскача итеп сөйләнде. Чара журналларны карау белән тәмамланды. Барысын да кызыклы журналлар һәм китаплар көтә торган китапханәгә килергә чакырдылар.