«Волонтерлар-сүз сезгә!»
Юрий Гагарин исемендәге үзәк балалар китапханәсендә 25 октябрь көнне волонтерлык хәрәкәтләрендә актив эш алып баручылар катнашында «Волонтерлар - сүз сезгә» исеме астында очрашу оештырылды.
Юрий Гагарин исемендәге үзәк балалар китапханәсендә 25 октябрь көнне волонтерлык хәрәкәтләрендә актив эш алып баручылар катнашында «Волонтерлар - сүз сезгә» исеме астында очрашу оештырылды.
24 һәм 25 октябрь көннәрендә Ю.Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре 6-нчы һәм 30-нчы номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен танылган балалар язучысы С.Я. Маршак иҗаты буенча «Ахмак тычкан турында», «Читлектәге балалар» китаплары буенча слайд - презентация үткәрделәр.
19 октябрь көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре "Хокук белгече» клубы әгъзалары өчен «Кеше һәм граждан хокуклары Декларациясе» дигән танып-белү әңгәмәсе үткәрделәр.
17 октябрь көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе хезмәткәрләре 30 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен Лениногорск районында «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ профилактика бүлеге җитәкчесе Рахманова Зөлфия Мөдәрис кызы белән очрашу оештырды
5 октябрьдән 25 кадәр барлык төбәкләрдә 3 Төбәкара Гафури укулары уздырыла. 15 октябрь көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 2 нче мәктәпнең 5Е сыйныф укучылары өчен «Мәҗит Гафури әсәрләрен укыйбыз» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр.
15 октябрь көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе «Салават күпере» әдәби клубы кысаларында Р. Вәлиеваның әсәрләрен кычкырып уку үткәрделәр.
12 октябрь көнне Юрий Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе 2 нче урта мәктәпнең 3 нче сыйныф укучылары белән «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты кысаларында «Шәһәр буйлап узам» исемле виртуаль сәяхәт ясадылар.
Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе 12 октябрь көнне 2 нче урта мәктәпнең 5В сыйныф укучылары өчен «Дөньяның экологик катастрофалары» дип исемләнгән әңгәмә-диспут үткәрде.
10-12 октябрь көннәрендә Юрий Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре 2 нче урта мәктәбенең 4Б, 4В, 4Г, 5В сыйныф укучылары өчен «Рус сүзенең бөек шәхесе» слайд-презентация үткәрделәр.
12 октябрь көнне «Вернисаж» әдәби клубы кысаларында 11нче гимназиянең 4А сыйныф укучылары өчен С. Т. Аксаковның «Ниндидер патшалыкта, ниндидер дәүләттә» китабының 160 еллыгына багышланган «Аленький цветочек» китабы бенефисы үткәрелде.
9 октябрь көнне Ю. Гагарин исемендәге балалар китапханәсе 31нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Мәче һәм төлке»дип исемләнгән курчак спектакле күрсәттеләр.
5 нче октябрь көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе VI төбәкара «Лермонтов шигърияте көннәре» акциясе кысаларында 2 нче мәктәпнең 6 б сыйныф укучылары өчен «Даһи Лермонтов мәңгелек» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде.
4 октябрь көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре шәһәребезнең 8 нче урта мәктәбендә 4 А сыйныфы укучылары өчен балалар шагыйре Роберт Миңнуллинның 70 яшьлек юбилеена багышланган "Сөенсеннәр әле сабыйлар» дип исемләнгән әдәби круиз үткәрделәр.
3 Октябрь көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре 5 нче мәктәпнең 2Б сыйныф укучылары өчен «Е. Благининада кунакта» дип исемләнгән әдәби уен үткәрделәр.
2 октябрь көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре 11нче гимназиянең 3А сыйныф укучылары өчен өлкәннәр көненә багышлап «Бабайлар һәм әбиләр яраткан әдәбиятта " дип исемләнгән әдәби круиз үткәрделәр.
28 сентябрь көнне Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре 8 нче мәктәпнең «Хокук белгече» клубы әгъзалары өчен «Закон, Хокук һәм Әхлак иленә сәяхәт» хокукый уен үткәрделәр.
26 сентябрь көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре «Салават күпере» әдәби клубы кысаларында, танылган татар язучысы Рабит Батулланың тууына 80 ел тулу уңаеннан «Батулла бабай әкиятләре» дип исемләнгән әкияти сәяхәт үткәрделәр.
24 сентябрь көнне Ю. Гагарин исемендәге үзәк балалар китапханәсендә рус телле балаларга татар телен өйрәтү буенча эш алып баручы «Тамчы» түгәрәге кысаларында «Әйдәгез танышыйк» дигән чара булып узды.
21 сентябрь көнне Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре 2 нче мәктәпнең 4Б сыйныф укучылары өчен Кызыл китап битләре буенча Экологик трамвай үткәрделәр.
19 сентябрь көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе “Китап геройлары эзеннән” курчак театрында катнашучылар шәһәребезнең 22 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен "Төлке бүрене хөкем итте" дип исемләнгән курчак спектакле күрсәттеләр.