Центральная библиотека
  • Сайт: http://www.lenskcbs.ru/
  • Телефон: +7(85595)23174
  • E-mail: lenskcbs@mail.ru
  • Адрес: 423258, ул. Шашина, 41, г. Лениногорск. Режим работы: С понедельника по пятницу - 8.00 - 19.00, в воскресенье - 10.00 - 17.00, выходной день - суббота, санитарный день - последний вторник месяца.

Яңалык

«Тылсымлы коем бар минем»

14 нче ноябрь көнне Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә танылган язучы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Ш. Бикчурин, С. Сөләйманова, Г. Утыз-Имәни исемендәге премияләр лауреаты, Татарстан Язучылар, Татарстан Журналистлар берлекләре әгъзасы Рәмзия Габделхакованың иҗат кичәсе үткәрелде.

«Онытылырга тиеш түгел»

31 октябрь көнне Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре Н.Кудашев исемендәге Балалар музыка мәктәбендә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә багышланган «Онытылырга тиеш түгел» дип исемләнгән тарих сәгате үткәрделәр.

«Без барыбыз да бердәм» аралашу сәгате

Көзге каникулларның беренче көнендә Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә шәһәребезнең 8 нче урта мәктәбенең 1 сыйныф укучылары һәм 6 нчы урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары кунакта булдылар.

«Матурлык дөньясында»

15 октябрь көнне Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә «Матурлык дөньясында» дигән иҗади очрашу узды.

«Чуваш әкиятләренең тылсымлы дөньясы»

ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар циклы кысаларында 9 октябрь көнне Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре 11 нче гимназия укучылары өчен чуваш халык иҗаты буенча «Чуваш әкиятләренең тылсымлы дөньясы» дип исемләнгән фольклор бәйрәме үткәрделәр.

«Шагыйрь иҗаты битләреннән»

VI төбәкара «Лермонтов шигърият көннәре» акциясе кысаларында Г.Тукай исемендәге Үзәк Китапханә хезмәткәрләре шәһәребезнең 10 нчы урта мәктәбендә «Шагыйрь иҗаты битләреннән» дип исемләнгән әдәби кунакханә үткәрделәр».

Китапханәчеләр – Өлкәннәр көненә

1 нче октябрьдә билгеләнеп үтелә торган Өлкәннәр көне уңаеннан, шәһәр һәм авыл китапханәчеләре клуб хезмәткәрләре белән әдәби-музыкаль кичәләр, очрашулар оештырдылар.

«Максат шулдыр: дөньяда сүзем калсын... »

26 сентябрь көнне Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре 11 нче гимназиядә татар һәм башкорт шагыйре, галим, дин эшлеклесе һәм мәгърифәтче Габдрәхим Утыз Имәнинең 265 еллыгына багышланган «Максат шулдыр: дөньяда сүзем калсын...» исемле шигърият сәгате үткәрделәр.

«Әдәби ишегалды»

9 сентябрь көнне Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Әдәби ишегалды» альманахын үткәрделәр.

«Россия флагы көне»

22 август көнне Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Россия флагы көне» акциясен үткәрделәр.

«Җилкәннәрдә - җәйгә»

22 июнь көнне Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Шәһәрнең мәдәни мохите» проекты кысаларында «Әдәби мәйдан» акциясен үткәрделәр.

Россия көне

Ел саен, 12 июньдә Россия көне билгеләп үтелә. Бу - иң "яшь" дәүләт бәйрәмнәренең берсе һәм ул традицион рәвештә массакүләм күңел ачулар, спорт чаралары һәм концертлар белән билгеләп үтелә.

«Минем сәламәтлегем - милләт сәламәтлеге»

15 май көнне Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре шәһәребезнең 10 нчы урта мәктәбендә «Минем сәламәтлегем - милләт сәламәтлеге» дигән интеллектуаль уен үткәрделәр.

«Сугыш мизгелләре китапта»

8 май көнне Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре Бөек Җиңү көненә багышланган «Сугыш мизгелләре китапта» акциясен үткәрделәр.

«Бар шундый исемнәр ...»

9 май көнне фронтовик-шагыйрь, прозаик һәм сценарист, композитор Булат Окуджавага 95 яшь тула.