Тимяшевская сельская библиотека - филиал № 39

"Дәһшәтле сугыш елларын онытмыйк!"

       8 май конне Тимәш авылында тантаналы Митинг узды.

  Иң алдан сугышта ятып калган авылдашларыбыз рухына Хәлил хәзрәт дога укыды.  Авыл халкын, сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен  бөек Җиңүнең 73 еллыгы белән авыл җирлеге башлыгы Сираев Р.М.,  сугыш ветераны Новиков М.А. тәбрикләделәр.

  Тимәш авылыннан сугышка 200 кеше киткән, 99-туган җирләренә кире әйләнеп кайта алмаган. Аларнын һәрберсен исемнәре белән атап бер минутлык тынлык игълан ителде.

 Бу конне “Үлемсез полк”, “Зәңгәр яулык”, “ Ветеранга – открытка”,  “Георгий лентасы” акцияләре узды.

  Митингта Тимәш авылындагы барлык  оешма хезмәткәрләре, мәктәп коллективы, авыл халкы катнашты. Митингны китапханә хезмәткәрләре Абдуллина З.З. һәм Сираева Р.Җ. алып бардылар.