Тимяшевская сельская бибилиотека №39

Китапханә турында

Тимәш авыл китапханәсе (39 нчы санлы филиал) 1993 елда ачыла. Аның беренче китапханәчесе Кашапова Ләлә Минәхмәт кызы була. Моңа кадәр бу китапханә РРНУ профсоюз китапханәсе булыа санала һәм “Прогресс” клуб  бинасында урнашкан була.

Бүгенге көндә китапханә күпфатирлы йорт бинасында урнашкан. 1997 елдан филиал белән Абдуллина Зөлфирә Зөфәр кызы җитәкчелек итә.

Китапханә елына меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә. Фондны 10 меңнән артык китап һәм журнал тәшкил итә.

Китапханә эшенең төп юнәлешләре булып туган якны өйрәнү һәм яшь буынга әхлак тәрбия бирү тора. Биредә яхшылык, этика дәреесләре , әдәби-музыкаль кичәләр, Нәүрүз, Сабантуй, Корбан бәйрәмнәре, якташ язучылар һәм талантлы кешеләр белән очрашулар          һәм башка чаралар үткәрелә.

Китапханәдә татар һәм рус халыкларының көнкүреш әйберләреннән торган “Әбием сандыгыннан” дигән почмак оештырылган. Анда борынгыдан килгән самовыр, гөбе, бәйләгән һәм чиккән әйберләр урын алган.

Шулай ук якташ шагыйрь, мәгърифәтче  Утыз Имәнигә багышлан күргәзмә дә куелган.

Китапханә интернетка тоташтырылган компьютер һәм күбәйтү техникасы белән җиһазландырылган.