Мичуринская сельская библиотека - филиал № 16
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-16/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl16@tatar.ru
  • Адрес: 423291, Лениногорский р-н, п.им.Мичурина, ул.Советская, 28. Режим работы: ежедневно с 14.00 до 18.30 Выходной: воскресенье

Мичурин балалар бакчасы нәниләре әкиятләрнең яхшылыкка өйрәтүе турында белде.

Куркынычсыз рунет атналыгы кысаларында, Мичурин балалар бакчасында әдәби уен узды, дип хәбәр итә Сания Вахитова.

Сания ханым бакчага балалар янына килеп, сак булырга өйрәтә торган әкиятләр белән таныштырган. Шундыйлардан, мәсәлән, "Бүре һәм җиде кәҗә бәтие”, “Кызыл Калфак”, “Колобок”, “Маша һәм Аю”.

Чара ахырында өлкәннәрне тыңларга, урамда чит кешеләр белән сөйләшмәскә, аларга адресыңны белгертмәскә, шулай ук озак итеп телефонда һәм телевизор каршында утырмаска дигән нәтиҗәгә килделәр.

                                                                 ("Заман сулышы")