Мичуринская сельская библиотека №16
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-16/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl16@tatar.ru
  • Адрес: 423291, Лениногорский р-н, п.им.Мичурина, ул.Советская, 28. Режим работы: ежедневно с 13.30 до 18 ч. Выходной: воскресенье

Китапханә турында

Мичурино авыл китапханәсе (16 нчы санлы филиал) 1961 елда ачылган. Беренче китапханәче Мәрьям Бәкер кызы Газимҗанова булган. Төрле елларда авыл китапханәсендә Газимҗанова Г.Р., Мөхәммәтҗанова И.И., Галеева С.Г. хезмәт күрсәткәннәр. 2009 елдан китапханәдә Сания Мингазетдин кызы Вахитова эшли.

Хәзерге вакытта китап фонды 13 мең данә тәшкил итә. Китапханә елына 300 укучыга  хезмәт күрсәтә. Туган якның тарихын, әдәбиятын, мәдәниятын өйрәнү, кешелекнең гомуми яшәү кагыйдәләрен аңлату йөзеннән чыгып китапханәдә балалар һәм яшьләр өчен төрле чаралар үткәрелә. Мәдәният йорты, мәктәп белән берлектә үткәрелгән әдәби кичәләрне, викториналарны, әңгәмәләрне, яңа китаплар күргәзмәләрен укучылар кызыксынып кабул итәләр. Шулай ук авыл халкы үзләре дә гаилә конкурсларында һәм төрле бәйрәмнәрдә теләп катнашалар. Авылда һәр елны үткәрелә торган Нәүрүз, Яңа ел, Сабантуй, Инвалидлар Көне, Өлкәннәр көне, Әниләр көне, Ватанны саклаучылар көне бәйрәмнәрен оештыру һәм үткәрүдә китапханә хезмәткәре актив катнаша.

Китапханәдә оештырылган “Сценическое искусство” (“Сәхнә сәнгате”), “Я и мои друзья” (“Мин һәм минем дусларым”), “Народное-прикладное искусство народов Татарстана” (“Татарстан халкының халык-кулланма сәнгате”), “Хореографический кружок” («Бию түгәрәге”), “Умелые руки” (“Оста куллар”) клубларына һәм түгәрәкләренә  балалар һәм яшьләр бик теләп йөриләр.

2015 ел нәтиҗәләре буенча Мичурино авыл китапханәсе Татарстанның авыл җирлегендә урнашкан китапханәләр конкурсында җиңеп, “Иң яхшы авыл китапханәсе” исеме һәм йөз мең сумлык грант алды.

Китапханә компьютер һәм күбәйтү техникасы белән  җиһазландырылган. Интернетка чыгу мөмкинлеге бар.