Мичуринская сельская библиотека - филиал № 16
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-16/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl16@tatar.ru
  • Адрес: 423291, Лениногорский р-н, п.им.Мичурина, ул.Советская, 28. Режим работы: ежедневно с 14.00 до 18.30 Выходной: воскресенье

Мичурин балалар бакчасы нәниләренең бер көне кызыклы узды.

Мичурин авылы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр китап укыганны тыңларга, төрле әйберләр ясарга яраталар. Шунлыктан авыл китапханәчесе Сания Вахитова алар белән “Книговички” акциясен үткәрде.


Әлеге акция барышында кыш темасына язылган әсәрне балаларга укып, яңа ел тематикасына кул эше буенча мастер-класс үткәрергә кирәк иде. Мичурин бакчасы нәниләре китапханәче Сания ханым тарафыннан Г.Х. Андерсенның “Снежная королева” әкиятен тыңладылар. Бергәләшеп фикер алыштылар. Әкиятне ошатуларын әйттеләр.

Соңыннан Сания Вахитова аларга кар бөртекләре ясау буенча мастер-класс күрсәтте. Тырыша-тырыша, шулай ук саклык чараларын да күреп, чөнки кар нәниләр кар бөртекләре ясады. Һәрберсе үзенең кул эшенә карап, соклануын белдерде.

                                                                      ("Заман сулышы").