Мичуринская сельская библиотека - филиал № 16
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-16/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl16@tatar.ru
  • Адрес: 423291, Лениногорский р-н, п.им.Мичурина, ул.Советская, 28. Режим работы: ежедневно с 14.00 до 18.30 Выходной: воскресенье

Мичурин авылы балалары юл иминлеге яклы

Мичурин авылы балалар бакчасыннан китапханәгә таба сабыйлар барлык юл кагыйдәләрен төгәл үтәп бардылар. Ара ерак түгел, ләкин юлда бик игътибарлы булырга кирәклеген алар инде беләләр.

Китапханәдә аларны кеше хокуклары буенча булган тема “көтеп тора” иде. Әгәр юл йөрү кагыйдәләрен сакламасаң, әлеге хокуклардан мәхрүм дә калырга мөмкин. Нәниләр юл йөрү кагыйдәләре турында шактый күп беләләр. Алар төрле сорауларга җавап бирде, “Ярый-ярамый”, “Әйе-юк”, “Билгене сайла” дигән уеннарда актив катнаштылар.