Мичуринская сельская библиотека - филиал № 16
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-16/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl16@tatar.ru
  • Адрес: 423291, Лениногорский р-н, п.им.Мичурина, ул.Советская, 28. Режим работы: ежедневно с 14.00 до 18.30 Выходной: воскресенье

Бүген Лениногорскида II Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең район этабы узды.

  Чара Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә оештырыла. Бәйге фронтовик язучылар тормышы һәм иҗаты белән кызыксынган шигърият сөючеләр арасында үткәрелә.

   Быелгы укуларда безнең муниципаль районнан 200гә якын катнашучы катнашты. Шунысы шатлыклы: бәйгедә катнашырга теләүчеләр саны узган ел белән чагыштырганда арткан, узган ел йөзгә якын булган. Бәйге 7 номинациядән гыйбарәт.  Номинацияләр яшь буенча төркемнәргә бүленгән. 4 тән 8 яшькә кадәр, 9 дан 13 яшькә кадәр, 14 тән 17 яшькә кадәр, 18 дән 25 яшькә кадәр.

 

                                                  (Розалия Мостафина. «Заман сылышы»)