Центральная детская библиотека

Яңалык

Шиһабетдин Мәрҗани һәм аның мирасы

Россиядә педагог һәм остаз елы уңаеннан Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре “Шиһабетдин Мәрҗани һәм аның мирасы” дип исемләнгән видеотрансляция үткәрделәр.

Тукай йолдызлыгы

26 апрельдә шәһәр Мәдәният сараеның кече залында Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан “Тукай йолдызлыгы” дип исемләнгән әдәби укулар үткәрде.

Барча кошның да үзенчә сайравы бар, шигыре бар

14 апрельдә Үзәк балалар китапханәчесе Гөлнур Якупова 34нче “Салават күпере” балалар бакчасында узган “Барча кошның да үзенчә сайравы бар, шигыре бар” региональ бәйгесенең I этабында жюри әгъзасы буларак катнашты.

Балалар китабы – сихри бер дөнья

Балалар шагыйрә, тәрҗемәче, Россия һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Вера Петровна Хәмидуллина белән очраштылар.

Хәкимҗан Халиков – балачак илендә

“Укучының мәдәни көндәлеге” мәдәни-белем бирү проекты кысаларында Үзәк балалар китапханәсендә Хәкимҗан Халиковның иҗатына багышланган шигъри сәгать үтте.

Әдәбиятта укытучы образы

Үзәк балалар китапханәсендә “Образ педагога в литературе. Әдәбиятта укытучы образы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе ачылды.

Әниләр бәйрәме

Иң матур бәйрәм – Әниләр көне алдыннан Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре “Әниемне мин бик яратам” дип исемләнгән чара үткәрде.

Кыш бабайның яраткан әкиятләре

Үзәк балалар китапханәсендә «Шат күңелле иҗатчылар» клубы кысаларында «Кыш бабайның яраткан әкиятләре» дип исемләнгән күңелле иҗади сәгать узды

Минем Татарстаным

Үзәк балалар китапханәсендә китап укучылар “Минем Татарстаным” видеоролигын карадылар, ул “Мәктәп укучылары өчен мәдәният” мәдәни-белем бирү проекты кысаларында күрсәтелде.

Китаплы җәй

Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре “Каникулда кызыклы китап белән” сәхифәсе кысаларында Факил Сафинның “Керпенең шәһәргә сәяхәте” китабы белән танышырга тәкъдим итә

Каникулда кызыклы китап белән

Җәйнең соңгы көннәрендә Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре Хәкимҗан Халиковның “Сакчы күркә” китабын укырга тәкъдим итә.

Җәйге ял – кызыклы китап белән

Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре Резеда Вәлиеваның ике телдә – татар һәм рус телләрендә язылган “Йолдызстан батыры. Звёздный витязь” китабын укырга тәкъдим итә.

Каникулда кызыклы китап белән

Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре җәйге ялларда Нәкыйп Каштановның “Кем хәйләкәррәк?” китабын укырга тәкъдим итә.