”Тукай безнең күңелләрдә”

26 нчы апрель Илмәт мәдәният йорты ишегалдында Г. Тукайның тууына 131 ел булу уңаеннан, ”Тукай безнең күңелләрдә” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булып узды. Кичәгә укучылар, укытучылар һәм авыл халкы җыелды. Бәйрәмдә шигырьләр сөйләнелде, җырлар җырланды. Кичәбез Г. Тукайның “Туган тел” җырын җырлап тәмамланды. Ахырда килгән кунаклар коймаклар белән чәй эчеп таралыштылар.