“Күңеле белән шагыйрь ул”: әңгәмә.

1 нче февральдә балалар китапханәсенең 3 нче филиалында  язучы, шагыйрь Галимҗан Гыйльмановның 60 яшь тулу уңаеннан, “Самат батыр” китабы буенча әзерләнгән, әңгәмә узды. Китапханәче укучыларны кыскача гына шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды һәм  “Самат батыр” китабыннан берничә шигырь укып китте. Балаларга авторның геройлары бик ошады ,чөнки ул геройлар нәниләрнең үзләре арасыннан алып язылган Булатлар Саматлар, Әдиләләр, Миләүшәләр. Укучылар үзләре дә әдипнең шигырьләрен сәнгатьле итеп укырга теләк белдерделәр.Укучылар авторның “Самат батыр”, “Әдилә нишләп йөри?”, “Булат тәртип саклый” һәм башка шигырьләрен  укып киттеләр .Соңыннан укылган шигырьләр буенча фикер алышу булды. Балалар китапны өйгә алып укырга да теләк белдерделәр.