Детская библиотека - филиал № 3

«Игътибар ! Яңа китап»: китап күргәзмәсенә күзәтү

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда «Игътибар ! Яңа китап» дип аталган күргәзмәгә күзәтү узды. Укучыларны  сөендереп китапханәгә яңа китаплар даими кайтып тора. Күргәзмәдә классик язучыларыбызның сайланма әсәрләре тәкъдим ителә. Өлкән яшьтәге укучылар  өчен М. Әмирхановның  «Олуг  Мөхәммәд» романы  кызыклы булачак. Бөек Ватан сугышының билгесез сәхифәләрен ачучы  Н. Лузанның  «Ибраһим Аганиның өч гомере», Р. Сафинның «Атландым  атның биленә»  китабы укучыларны битараф калдырмас. Нәни дусларыбыз  өчен күргәзмәдә  матур рәсемнәр белән бизәлгән бай эчтәлекле китаплар урын алган.   Йолдызның «Китаплы кич» китабы гаиләне бергә җыеп, күңелле  рәхәт кич алып киләчәк. «Балалар  өчен җырлар һәм уеннар»  китабын ата –аналарга, тәрбиячеләргә ярдәмлек буларак тәкъдим итәбез. Б. Вайнерның «Негде яблоку упасть» китабында балаларны хайваннар дөньясы, чит планета вәкилләре, йорт ияләре һәм башка геройлар белән мавыктыргыч очрашулар көтә. Хөрмәтле китап укучылар яңа китаплар белән танышырга китапханәгә ашыгыгыз!