Детская библиотека - филиал № 3

Салават Рәхмәтулланың «Сандыктагы хәзинә» китабы белән танышу.

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда балалар Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар шагыйре Салават Рәхмәтулланың  «Сандыктагы хәзинә» китабы белән таныштылар. Балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача мәглүмат алдылар. Алар әдипнең кызыклы шигырьләрен укып, ак икмәк өстәлләргә ничек килә, куян ник кыска койрыклы, тавыкмы яисә йомыркамы алдан булганын белделәр. Зиһен ачкычлары булган табышмакларга, шарадаларга җаваплар эзләделәр. Сандыктагы хәзинә балаларга бик ошады.