Мәрзия Фәйзуллинаның «Гаилә әлифбасы» китабы буенча әңгәмә
Балалар китапханәсе – 3нче филиалда Мәрзия Фәйзуллинаның «Гаилә әлифбасы» китабы буенча әңгәмә узды. Бу китап нәниләрне кешелекле, әдәпле, ярдәмчел булырга өйрәтә. Без Ана белән Бала мөнәсәбәте, гаиләнең ныклыгы нәрсәдә, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштык. Балалар үзләренең гаиләләре белән таныштырдылар.Әниләренә ничек булышулары турында сөйләделәр. Әти-әниләре балаларга матур исемнәр биргәннәр, алар безгә исемнәренең мәгънәсен әйттеләр. «Гаилә әлифбасы» әниләр өчен дә бала тәрбияләүдә бер дигән ярдәмче дәреслек булып тора.