Детская библиотека - филиал № 3

«Яңа хәбәрләр, кызыклы танышулар»: татар матбугаты көне

Буген балалар китапханәсе  - 3 нче филиалда татар матбугаты көне узды. Китапханәгә килгән укучылар татар телендә  чыгучы журналлар белән таныштылар. Укучылар «Сөембикә», «Гаилә һәм мәктәп», «Сәхнә» журналларын яратып укыйлар  һәм һәр санын көтеп алалар. Бу журнал битләрендә укучыларны кызыклы очрашулар, өр - яңа  яңалыклар һәм кызыклы мәгълүматлар көтә. Нәни дусларыбыз  матур рәсемнәр белән бизәлгән бай эчтәлекле  әдәби басмалар «Салават күпере», «Сабантуй» журналларын  яратып укыйлар. Бүген дә алар күргәзмә  белән бик теләп таныштылар.   «Ялкын» журналы  яшүсмерләр өчен иҗат мәйданчыгы булып тора. Үзең өчен кирәкле һәм кызыклы булган күп кенә яңалыклар белән «Ялкын» битләрендә танышырга мөмкин. Хөрмәтле укучылар журнал  битләрендә сезне яңа хәбәрләр, кызыклы танышулар көтә балалар китапханәсенә рәхим итегез!