Детская библиотека - филиал № 3

«Ел китабы»: китап күргәзмәсе

Республика күләмендә уза торган «Ел китабы» конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды. Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда шул исемдәге китап күргәзмәсе эшли. Җиңүчеләр алты номинациядә билгеләп үтелгәннәр: «Татар телендә чәчмә әсәр», «Татар телендә шигърият», «Татар телендә балалар китабы» һәм башка номинацияләр бар. Китап сөюче укучыларыбызны «Ел китабы» күргәзмәсе белән танышырга балалар китапханәсенә чакырабыз. Җиңүче әдипләребезнең китапларын алып укырга өлгермәгән булсагыз, балалар китапханәсе - 3 нче филиалга рәхим итегез!