Детская библиотека - филиал № 3

«Сатира остасы»: китап күргәзмәсенә күзәтү

Сатирик язучы Фәнзаман Батталның тууына 80 ел. Шушы юбилей уңаеннан  балалар китапханәсе – 3 нче филиалда «Сатира остасы»  дип аталган китап  күргәзмәсенә  күзәтү узды. Укучылар әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Аның юмористик әсәрләре кызыклы хәлләр, гыйбрәтле вакыйгаларга бай. Бала чагында михнәтләрне күп күргән әдип үз иҗатында яшь буынны тәрбияләүгә дә зур игътибар биргән. Әдипнең әсәрләрен укучылар яратып укый, чөнки һәр көлкеле вакыйга артында  укучыны уйландырырлык җитди фикер ята.  Хөрмәтле укучылар кемнәр әле Фәнзаман Батталның иҗаты белән танышырга өлгермәгән, балалар китапханәсенә рәхим итегез!