Детская библиотека - филиал № 3

«Курай моңлы әкиятче»: викторина

Балалар язучысы Роза Хафизованың тууына 90 ел тулу көнен билгеләп, балалар китапханәсе  – 3 нче филиалда  «Курай моңлы әкиятче» дип аталган викторина узды. Чарада мәдрәсәдә белем алучы балалар катнашты. Китапханәче укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Алдан ук балалар Роза Хафизованың әкиятләрен өйгә алып укыдылар. Әкиятләр белән таныш булгач, аларга викторина сорауларына җавап бирергә бик җиңел булды. Роза Хафизованың әкият геройлары: Кирлемәне,  Курай малае, Талсылуы балаларга бик ошады.Чарада 7 кеше катнашты.