Детская библиотека - филиал № 3

“Китап –күңел кояшы”: китап күргәзмәсе янында әңгәмә.

 Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда яңа китаплардан эшләнгән “Китап күңел кояшы” дип исемләнгән күргәзмә янында әңгәмә узды. Һәр буын китап укучы бу күргәзмәдән үзенең күңеленә хуш килгән китапны сайлап ала алды. Өлкән буын китап укучылар Нурихан Фәттахның рус теленә тәрҗемә ителгән “Свистящие стрелы”, “Итиль – река течет” китапларын өйгә алып укыдылар.Шулай ук Мәхмүт Хәсәнов, Вахит Имамовның  һәм башка авторларның төрле темаларны яктыртып язган,  бай эчтәлекле әсәрләре дә  укучыларны битараф калдырмады. Шигъриятне үз итүчеләр Фәнис Яруллинның “Сөю бит ул картаймый”, Флера Тарханованың “Саклыйм җылы назларымны” китапларына өстенлек бирделәр.Танылган балалар язучысы Абдулла Алишның ике телдә эшләнгән “Велосипедлар” китабын кече яшьтәге укучыларга тәкъдим иттек. Мавыктыргыч, маҗаралы хәлләр тасвирланган “Җырчы казлар” , Земфира Муллагалиеваның “Ак яулыклы тау”, Рәйсә Хәлиуллинаның “Асылгөл” җыентыклары да үз укучыларын тапты. Халисә Рәйханның матур рәсемнәр белән бизәлгән “Бал яратам” китабы нәниләргә, аларның әти – әниләренең күңеленә хуш килде. Ике телдә эшләнгән “ Толстой бабай хикәяләре” китабы балалар өчен матур бүләк булды. Михаил Туруновскийның “Мин курыкмыйм”сериясеннән “Мин йокларга ятам” китабы да нәни укучыларыбызга бик ошады.Әңгәмәдә 14 кеше катнашты.Өйгә 9 данә китап бирелде. Яңа китаплар белән танышырга өлгерми калган китап сөючеләрне, балалар китапханәсендә көтеп калабыз!