Детская библиотека - филиал № 3

«Көрәшче, солдат, шагыйрь»: патриотизм сәгате

Фатих  Кәрим - татар халкының күренекле патриот шагыйре, батыр сугышчысы һәм каһарманы. Быел Фатих Кәримнең тууына 110 ел. Шушы зур юбилей уңаеннан балалар китапханәсе - 3 нче филиалда «Көрәшче, солдат, шагыйрь» дип исемләнгән патриотик сәгать  узды. Укучылар Ф. Кәримнең  Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары, иҗади эшчәнлеге һәм тормыш юлы турында мәгълүмат алдылар. Балалар Ф. Кәримнең кайнар патриотик хисләр белән иҗат ителгән «Ант», «Ватаным өчен», «Кайтыр әткәң», «Кайгы» шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар. Бөек Ватан сугышы елларында иң көчле, иң үтемле әсәрләр иҗат итеп, зур батырлыклар күрсәткән шагыйрьнең  әсәрләре яшь буыннарның күңелендә туган иленә олы  мәхәббәт тәрбияли. Чарада 14 кеше катнашты.