Детская библиотека - филиал № 3

Факил Сафинның «Керпенең шәһәргә сәяхәте» китабын кычкырып уку.

Балалар китапханәсе -3 нче филиалда язучы Факил Сафинның тууына 65 ел тулу уңаеннан  әдипнең  «Керпенең  шәһәргә сәяхәте»  китабын кычкырып уку узды. Факил Сафинның мәктәпкәчә  һәм кече яшьтәге  мәктәп балалары өчен иҗат ителгән әсәрләре  нәниләрне төрле маҗараларга бай , тылсымлы әкият дөньясына алып керә. Китап сөюче укучыларыбыз Кырмыска малае Кырмыч белән Чикерткә малае Чикертмән арасында дуслык була аламы, Керпенең  шәһәргә сәяхәте ничек тәмамлана, Болан Кояшны ничек коткарган, һәм башка мавыктыргыч  та, гыйбрәтле дә булган хәлләр белән таныша алачаклар. Кычкырып укуда 11 укучы катнашты. Бу чарада катнашырга өлгермәгән балаларны китапханәдә  көтеп  калабыз.