Детская библиотека - филиал № 3

«Тарихи жанрны үстерүче»: китап күргәзмәсенә күзәтү.

Балалар китапханәсе - 3 нче филиалда язучы Нурихан Фәттахның тууына 90 ел тулу уңаеннан «Тарихи жанрны үстерүче» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли.Чынбарлыкның һәм тарихның катлаулы якларын, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне җанлы һәм ышандырырлык итеп яктырта белү сәләтенә ия булган әдип – Нурихан Фәттахның иҗаты күпкырлы. Нурихан Фәттах- балалар  әдәбияты,драматургия, әдәби тәрҗемә өлкәләрендә иҗат иткән язучы.Әдипнең «Итил суы ака торур», «Сызгыра торган уклар », «Бала күңеле далада » һәм башка зур күләмле, бай эчтәлекле әсәрләре укучылар тарафыннан яратып укыла. Китап сөюче укучыларыбызны, әдипнең иҗаты белән якыннанрак танышу өчен, китапханәдә көтеп калабыз!