Детская библиотека - филиал № 3

«Яңа, кызык, файдалы!»: татат матбугаты көне

Балалар китапханәсе 3-нче филиалда «Яңа, кызык, файдалы!» дип исемләнгән татар матбугаты көннәре узды.Татар телендә журналларны өлкәннәр дә, балалар да яратып укыйлар. «Сөембикә», «Идел», «Казан утлары» журналларын өлкәнрәк  укучылар үз итсә, «Ялкын », «Сабантуй» кебек журналларның  һәр санын үсмерләр  көтеп алалар. Ә матур рәсемле, бай эчтәлекле «Салават күпере» журналы нәни дусларыбызның яраткан дусты. Бу басмалар укучыларыбызны өр-яңа  яңалыклар, кызыклы очрашулар, файдалы киңәшләр  белән генә таныштырып калмый, ә төрле кул эшләнмәләре ясарга  да,аш-су серләренә дэ өйрәтә. Хөрмәтле укучылар, әле журналның яңа саннары белән танышырга өлгермәгән булсагыз, балалар китапханәсенә рэхим итегез!