Детская библиотека - филиал № 3

«Әкият иленә сәяхәт»: күргәзмә - викторина

Балалар китапханәсе -3- нче филиалда Абдулла Алишның тууына 110 ел тулу уңаеннан «Әкият иленә сәяхәт» дип исемләнгән күргәзмә –викторина узды. Абдулла Алишның әкиятләре балаларны  табигать тормыш-көнкүреш шартлары белән таныштыра, укучыларда олыларга хөрмәт, намуслылык, батырлык, тырышлык һәм тыйнаклык тәрбияли.Балалар  Абдулла Алиш әкиятләре буенча тезелгән викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Укучылар  Абдулла Алиш әкиятләрен сабый чактан ук гаиләдә дә, мәктәптә дә өйрәнеп, укып үсәләр. Шуңа күрә викторина сорауларына да бик җиңел һәм дөрес җаваплар бирделә. Викторинада 11 кеше катнашты.