Детская библиотека - филиал № 3

“Дуслыкта - көч”

4 нче апрель көнне балалар китапханәсенең 3 нче филиалында “Дуслыкта – көч” – дип исемләнгән әңгәмә – дәрес узды. Чарага 8 нче мәктәпнең 4 “а” һәм 4 “б” сыйныф укучылары килде. Бәйрәмчә бизәлгән уку залында “Дуслыкта – көч” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнгән. Анда шигырьләр, әкиятләр, мәкаләләр урын алган.Китапханәче балаларга республикабызда  яшәүче күптөрле милләтләрнең бер гаилә булып,үзара дус һәм тату яшәүләре турында сөйләде.Төрле милләт халыкларының үзләренә генә хас булган бәйрәмнәре, йолалары белән таныштырды.Укучылар дуслык турында мәкальләрне искә төшерделәр. Дуслык турында шигырьләр укыдылар. Барыбыз да бергә: “Чын дус нинди булырга тиеш? – дигән сорауга җавап эзләдек.Титова Камилла үзенең дустының портретын ясап килгән иде. Дустының нинди матур сыйфатлары бар шуларны санап чыкты. Укучылар милли киемнәрдән киенеп, шул халыкның бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре, милли ашлары белән таныштырдылар.Чарада украин, һинд, әзербайдҗан, татар кызлары белән беррәттән америкалы белән мари малайлары да кунакта булды. Бәйрәм азагында укучылар үзләре пешереп килгән, татар халык ашлары: гөбәдия һәм чәк-чәктән авыз иттеләр.