«Татар телендә сез укыган иң кызыклы китап?»: блиц-сорау
Балалар китапханәсе - 3 нче филиалда, 1нче февральдән башлап, Халыкара туган тел кысаларында узган, блиц-сорауга йомгак ясалды. Бу чарада мәктәп укучылары да, яшьләр дә, өлкәннәр дә катнашты. Китапханәдә «Туган тел-очар канат » дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде . Шунда ук блиц-сорауга жавап бирергә мөмкин булды. Кече яшьтәге китап сөюче дусларыбыз үзләренең җавапларында Г.Тукайның « Шүрәле» , М.Җәлилнең «Кызыл ромашка», Р. Корбанның «Куркуын җиңгән куян» китабын атаганнар. Урта яшьтәге укучыларга А. Гыймадиевнең «Телефонлы кәҗә » китабы ошаган. Өлкән буын китап укучылар М.Хәбибуллинның «Чоңгыллар», Г.Галимуллинаның «Алтын ачкыч», Н.Гыйматдинованың «Парлы ялгыз»китапларына өстенлек биргәннәр. Блиц-сорауга нәтиҗә ясап шуны әйтергә була,татар телендәге китапларны өлкән буын укучылар да, балалар да яратып укыйлар.