«Исеме җыр булып яңгырый»:комментированное чтение
Балалар китапханәсе 3 нче филиалда герой-шагыйрь Муса Җәлилне искә алып шигырь укулар узды. Чарада 6 нчы урта мәктәпнең 3 “в”сыйныф укучылары катнашты. Китапханәче Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар шагыйрьнең «Кызыл ромашка», «Батырлык турында», «Кызыма» шигырьләрен укып тикшерделәр.
Герой-шагыйрь Муса Җәлил үзе үлсә дә, исеме һаман да матур бер җыр булып яңгырый! Нәкъ күп еллар элек үзе язып калдырганча:
“Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып.
Гомрем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңгырар җыр булып!”