Детская библиотека - филиал № 3

«Халык язучысы»: китап күргәзмәсенә күзәтү

Балалар китапханәсенең 3 нче филиалында халык язучысы  Аяз Гыйләҗевнең тууына 90 ел тулу уңаеннан китап күргәзмәсе эшли. Аяз Гыйләҗев- татар әдәби мирасына зур өлеш керткән язучы. Аның  «Өч аршын җир»,  «Язгы кәрваннар», «Йәгез бер дога! » һ.б. әсәрләре  милләт , ил язмышына битараф булмаган оста каләм иясе кулы белән язылган хәзинәләребез. Әдипнең күпчелек әсәрләре авыл тормышына багышланган. Аларда сугыш чоры  һәм сугыштан соңгы еллардагы татар авылы, аның гади, эшчән, әмма авыр сынауларга дучар ителгән кешеләре  сурәтләнә. Аяз Гыйләҗевнең «Алсу, Илдус һәм сандугач» исемле китабын  балалар яратып кабул итте. Халык язучысы Аяз Гыйләҗевнең әсәрләрен укырга өлгермәгән китап сөюче дусларыбызны китапханәдә көтеп калабыз.