Детская библиотека - филиал № 3

«Мәгърифәтче олуг галим»: әңгәмә.

Быел киң җәмәгатьчелек олуг галим  Шиһабетдин Мәрҗәнинең тууына  200 ел  тулуын билгеләп үтә. Балалар китапханәсенең 3 нче филиалында шушы уңайдан күргәзмә оештырылды .Мәрҗани-фәлсәфәч,тарихчы, мәгърифәтче. Ләкин бу билгеләмәләр генә аның купкырлы эшчәнлегенең бар ягын колачлый алмый. Мәрҗани әле этнограф та, археограф та, галим һәм мөгаллим дэ. Татар  мәгърифәтчесе рус телен, дөньяви фәннәр өйрәнүне диннең традицион абруена таянып яклап чыга; татарларның рус телен өйрәнү кирәклеген шәригать буенча дәлилли. «Башка халык кул астында булган халыкка  өч әйберне белү зарур: аның телен, язуын һәм милек белән эш итүгә кагылышлы законнарын». 1876 елның 13 сентябрендә Казанда  сигез ел укытуга исәпләнгән  Татар укытучылар мәктәбе ачыла. Мәктәп татарлардан башлангыч сыйныф укытучылары әзерли. Укыту, шәригать дәресләреннән, рус телендә алып барыла.Тугыз ел буена Мәрҗани  Татар укытучылар мәктәбендә укыта, аның педагогик советына керә. Мәрҗәнинең идея-фәлсәфи карашлары, аның мөгаллим, дини ислахчы, тарихчы, мәгърифәтче буларак эшчәнлеге татар халкының гына түгел, ә бөтен Россия халыкларының иҗтимагый фикере, әдәбияты һәм мәдәнияте тарихында күренекле урын алып тора. Киң катлам укучыларны китап күргәзмәсе белән танышырга чакырабыз.