Детская библиотека - филиал № 3

Кычкырып уку «Сабантуй мизгелләре!»

Балалар китапханәсе – 3нче филиалда «Сабантуй мизгелләре» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында кычкырып уку узды. Китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, Сабантуй бәйрәменең тарихы белән таныштырды. Татар халкының йөзек кашыдай матур, күңелле  милли бәйрәме  ул – Сабантуй! Элек – электән ул язгы кыр эшләре башланыр алдыннан – апрель ахырында, ә бүгенге көндә кыр эшләре тәмамлану хөрмәтенә – июньдә уздырыла. Балалар «Мавыктыргыч Татарстан» китабы битләрендәге  Сабантуй батырларына бирелә торган төп бүләкләр белән  һәм бәйрәмдә оештырыла торган  кызыклы уеннар белән таныштылар.  Укучылар Роберт Миңнуллинның  «Сабантуй кызык булды», Резеда Шәрипованың  «Көрәш башланды», Рафис Корбанның «Петух»  һәм башка шигырьләрне  кычкырып укыдылар. Әлеге матур шигырьләр укучыларга бәйрәмчә күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф бүләк итте.