Детская библиотека - филиал № 3

Әдәби әңгәмә «Татар гаиләсе: гореф- гадәтләр»

Халыкара  Гаилә көне уңаеннан балалар китапханәсе - 3 нче филиалда  «Гаилә  - бәхет ачкычы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе  янында «Татар гаиләсе : гореф- гадәтләр»  китабы буенча әдәби әңгәмә узды. Китапханәче «Татар гаиләсе : гореф- гадәтләр» китабына күзәтү ясады. Бу китап татар һәм рус һәм инглиз телләрендә булуы белән дә уңайлы. Әлеге китап татар халкының нәсел – ыруга, нигез – гаиләгә мөнәсәбәтен чагылдыра, яшәү тәртипләрен укучыга аңлатуны максат итеп куя. Гаилә тормыш нигезе – ул нык һәм тату икән димәк  дәүләтебез дә көчле. Китапханәче балаларны гаилә кыйммәтләре белән таныштырды, бергәләп гаилә турында мәкальләрне искә алдылар.  Балалар  Йолдыз Шәрәпованың «Безнең гаилә»,  Вәсимә Хәйруллинаның  «Алтын куллы әтием» һәм башка шигырьләрен укыдылар.