«Алдамыйм»
Бүген балалар китапханәсенең 3 нче филиалында Ленар Шәех иҗаты буенча уен- дәрес узды.Чарада 4 нче гимназиянең 3 “А” сыйныф укучылары катнашты.Китапханәче балаларны шагыйрьнең тормыш юлы Һәм иҗаты белән таныштырды.Укучылар әдипнең туган як,мәктәп темасын яктырткан шигырьләрен яратып тыңладылар.Шигъри табышмаклар белән уен укучылар күңеленә аеруча хуш килде.