Детская библиотека - филиал № 3

Китап күргәзмәсенә күзәтү «Язучы прозаик»

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда Язучы Әхәт Гаффарның тууына 75 ел тулу уңаеннан эшләнгән, «Язучы прозаик» дип аталган, китап күргәзмәсенә күзәтү узды. Китапханәче укучыларны әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Күргәзмәдә  укучылар Әхәт Гаффарның  4  томлы Сайланма әсәрләре, «Дәрья башы», «Әкәмәт =Вот так чудо!..», «Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар» һәм башка китаплары белән таныштылар.  Китапханәче балаларга  әдипнең кыска әкиятләрен кычкырып  укыды.

Әхәт Гаффар әдәбият мәйданына 1970нче еллар башында килә. Аның 1972 елда «Казан утлары» журналында басылып чыккан «Әҗәт» дигән беренче хикәясе үк әдәби җәмәгатьчелектә кызыксыну уята. Шуннан соң язылган «Яра» (1973), «Язлар моңы» (1973), «Гозер» (1975), «Кашан җыры» (1977), «Су астындагы чишмә» (1980), «Бишек» (1981) кебек повестьлары белән Әхәт Гаффар үзенә  хас язу стиленә һәм сурәтләү алымнарына ия булган прозаик итеп таныта.